Час общения "Читаем сказку, рисуем в красках"/"Әкият укыйбыз, буяулар белән ясыйбыз" аралашу сәгате.
16 августа в Староиркеняшской сельской библиотеке прошел час общения,
цель которого развить у детей интерес к чтению, воображение и художественные навыки через совместное чтение сказок и последующее рисование по мотивам прочитанного.
Библиотекарь собрала детей в уютном детском уголке. Участники читали свои любимые сказки. Чтение сопровождалось выразительной интонацией и интерактивными элементами, что помогло привлечь внимание детей. В процессе чтения участники активно задавали вопросы и делились своими впечатлениями о героях сказки. После чтения дети перешли к творческой части мероприятия. Библиотекарь предложила каждому нарисовать свою интерпретацию момента из любимой сказки. Для рисования использовались акварельные краски, фломастеры и цветные карандаши. Участники с большим энтузиазмом приступили к творчеству, охотно делясь художественными находками друг с другом. Во время мероприятия возникли новые идеи для чтения литературы, повысился интерес к книгам и библиотеке в целом.
---------------
16 август көнне Иске Иркәнәш авыл китапханәсендә аралашу сәгате үткәрелде. Аның максаты-бергәләп әкиятләр уку һәм укыганнар мотивлары буенча рәсем ясау аша балаларда укуга кызыксыну, хыял һәм сәнгать күнекмәләрен үстерү.
Китапханәче балаларны уңайлы балалар почмагына җыйды. Катнашучылар үзләренең яраткан әкиятләрен укыдылар. Уку сәнгатьле интонация һәм интерактив элементлар белән үрелеп барды, бу исә балаларның игътибарын җәлеп итәргә ярдәм итте. Уку барышында катнашучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм әкият геройлары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Укыганнан соң балалар чараның иҗади өлешенә күчтеләр. Китапханәче һәркемгә яраткан әкият мизгеленең үз интерпретациясен ясарга тәкъдим итте. Рәсем ясау өчен акварель буяулар, фломастерлар һәм төсле карандашлар кулланылды. Катнашучылар зур тырышлык белән иҗатка керештеләр, сәнгать табышларын бер-берсе белән теләп уртаклаштылар. Чара әдәбият уку өчен яңа идеяләр тудырырга китапларга кызыксыну арттырырга булышты.