«Изучаем родной край» краеведческий час / «Туган якны өйрәнәбез»
Изучение истории родного края предполагает всестороннее изучение творческой силы, обычаев и добрых традиций народа. 31 июля Аюская сельская библиотека подготовила выставку «Изучаем родной край», посвященную изучению родного края и провела выездное заседание клуба по интересам. Это мероприятие позволяет читателям сформировать знания об истории, культуре, литературе и искусстве своей родины.
-----------------
Туган як тарихын өйрәнү халыкның иҗади көчеященный , гореф-гадәтләрен һәм игелекле традицияләрен тулысынча өйрәнүне күздә тота.Үзебез яши торган төбәкнең традицияләрен, халкын, тарихын, мәдәниятен, табигатен, аның үзенчәлекләрен эзләнү-өйрәнү, үз халкыбызның рухи байлыгын өйрәнеп, аны үстерү һәм саклау өчен үзебездән өлеш кертүгә омтылу, туган як белән кызыксынулар аша аңа мәхәббәт, туган ягыбыздан чыккан әдипләр, күренекле кешеләр белән горурлану хисләре тәрбияләнә.
31 июль көнне Аю авыл китапханәсе «Туган якны өйрәнәбез» исеме астында күргәзмә куйды һәм кызыксынулар буенча берләшмәнең күчмә утырышын уздырды.
Әлеге чара укучыларда туган як тарихы, мәдәнияте, әдәбият - сәнгате буенча белемнәр формалаштырырга мөмкинлек бирә.