«Влияние алкоголя на здоровье» урок здоровья / «Алкогольнең сәламәтлеккә зыяны»
29 июля Аюская сельская библиотека для подростков провела час информации. Употребление алкогольных напитков ассоциировано с риском развития неинфекционных заболеваний, например, болезней печени, сердца и различных видов рака. Также употребление спиртных напитков является причиной развития психических и поведенческих состояний, таких как депрессия и тревожность. Кроме того, алкоголь наносит большой вред не только употребляющему его лицу, но и окружающим.
-----------—
29 июль көнне Аю авыл китапханәсе яшусмерләр өчен, «Алкогольнең сәламәтлеккә зыяны» исемендә сәламәтлек сәгате уздырды.
Алкогольле эчемлекләр куллану йогышлы булмаган авырулар, мәсәлән, бавыр, йөрәк авырулары һәм төрле яман шеш авырулары үсеше куркынычы белән ассоциацияләнгән. Шулай ук спиртлы эчемлекләр куллану депрессия һәм борчылу кебек психик һәм үз-үзеңне тоту халәте үсешенә сәбәп булып тора. Моннан тыш, алкоголь аны кулланучы затка гына түгел, ә тирә-юньдәгеләргә дә зур зыян китерә. Алкоголь белән бәйле авыруларның шактый өлеше җәрәхәтләр аркасында, мәсәлән, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә барлыкка килә. Алкоголь куллануның куркынычсыз формасы булмавын һәрвакыт истә тотарга кирәк. Хәтта аны куллануның түбән дәрәҗәсе дә билгеле бер куркынычлар белән яный һәм зыян китерергә мөмкин.