«Вместе по дорогам жизни» / «Гомер юлын парлап үткәндә...»
Ежегодно, 8 июля, отмечается Всероссийский День семьи, любви и верности. Наратлы-Кичуская сельская библиотека вместе с членами клубного объединения «Әдәби хәзинә» побывали в гостях у Закеева Флюра и Закеевой Гульзар, которые прожили вместе 50 лет. Букет ромашек, ставший символом этого праздника, Флюр абый с радостью вручил Гульзар апа. Вместе они вспоминая молодые годы, плели венок из ромашек. С особой нежностью примерили на себя венок из цветов ромашки. Члены объединения «Әдәби хәзинә» поздравили самую уважаемую и образцовую семью села, сфотографировались на память. Флюр абый, Гульзар апа, сердечно поздравляем вас и выражаем огромную благодарность за этот теплый, красивый, многозначительный день, в котором супруги выражают друг другу любовь, верность, теплые отношения, семейное счастье, взаимное согласие!!! Желаем каждой семье равенства, мира, достатка, здоровья, счастья и любви. Пусть дети, внуки всегда нас радуют! Пусть в стране будет мир, а семьи крепкими!
———————————————-
Ел саен 8 июльдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Наратлы-Кичү авыл китапханәсе «Әдәби хәзинә» берләшмәсе әгъзалары белән буген 50 ел бергә парлашып гомер юлын узучы Закеев Флүр абый һәм Закеева Гөлзар апа гаиләсендә кунакта булдык. Бу бәйрәмнең символы булган ромашка букетын Флүр абый бик сөенеп Гөлзар апага тапшырды. Алар бергәләп яшь чакларын искә алып ромашка чәчәкләреннән тәкыя үрделәр, киеп карадылар. «Әдәби хәзинә» берләшмәсе әгъзалары авылның иң хөрмәтле, һәрьяклап үрнәк гаиләсен котлап үзләренең сүзләрен әйттеләр, истәлеккә фотога төштеләр. Флүр абый, Гөлзар апа шушы җылы, матур, тирән мәгънәле, гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез!!! Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар, оныклар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
Гаилә учагы сүнмәсен!!!