Центральная библиотека

"Наркотики – не детская игра"/"Наркотиклар – балалар уены түгел”

 

26 июня отмечается как Всемирный день борьбы с наркотиками. В течение года в библиотеке проводятся различные антинаркотические мероприятия. Новомелькенская сельская библиотека провела информационный час с детьми "Наркотики – не детская игра”. Сделана книжная выставка под названием "Не привязывай себя к наркотикам".
Для школьников всех возрастов, а также для взрослых была проведена беседа "Пусть вредные привычки не будут нам попутчиками". В ходе беседы детям рассказала о вреде курения, употребления алкогольных напитков. Было сказано о вреде употребления наркотиков, о необходимости не следовать вредным привычкам и держаться подальше от наркотиков. Затем дети высказали свое мнение и пришли к выводу, что необходимо вести здоровый образ жизни.
Цель: пропаганда вреда наркотиков.
_____________________________

 

26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Китапханәдә ел дәвамында наркоманиягә каршы төрле чаралар үткәрелә.
Яңа Мәлкән авыл китапханәсе балаларга "Наркотиклар – балалар уены түгел” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырды. "Үзеңне наркотикларга бәйләмә"исеме астында китап күргәзмәсе ясалды.
Төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, шулай ук зурлар өчен "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш булмасын" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балаларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләнде. Шулай ук наркотиклар куллануның зыяны, яман гадәтләргә иярмәү һәм миңгерәткеч әйберләрдән ерак торырга кирәклеге хакында әйтелде.Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк дигән фикергә килделәр.
Максат: наркотикларның зыяны, киләчәге юклыгын җиткерү.