Центральная библиотека

Китапханәбездә кунаклар

Бүген безнең китапханәбездә бик кадерле кунаклар булды! Яр Чаллы шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре - әдәбият тарихы музее җитәкчесе Акйолдыз Янмурзина, китапханәче Ләйсән Шәйхетдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапханәче Роза Хәмидуллина һәм язучы, краевед, тәрҗемәче Мансур Сафин булдылар.

 

Кунаклар китапханә белән таныштылар, бездә урнашкан Рәшит Гәрәй музеенда булдылар. Мансур әфәнде музеебызга үзенең китапларын һәм Рәшит Гәрәй турындагы материалларын бүләк итте. Әлеге бүләкләр өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез!