«Близкий друг детей» / «Балаларның якын дусты»
13 июня к 95-летию со дня рождения детской писательницы Марзии Файзуллиной в Наратлы-Кичуской сельской библиотеке была организована выставка «Близкий друг детей». На выставке были представлены книги поэтессы для детей, книги, освещающие ее жизнь и творчество. Марзия Низамовна Файзуллина родилась 11 июня 1930 года в деревне Шушмабаш Арского района Татарстана. После окончания средней школы в 1946-1956 годах работала в Казани в различных организациях – секретарем народного суда, инспектором по воспитанию детей-нарушителей порядка в отделе милиции, бухгалтером Татарского книжного издательства.
Первые ее творения появились в 50-е годы. В 1955 году опубликовала первый сборник стихов для детей дошкольного возраста – “Радуга”. В 1958-1964 годах М. Файзуллина заочно училась в Московском литературном институте имени М. Горького и представила в качестве дипломной работы рукопись “стихи для детей”.
Марзия Файзуллина-автор более пятнадцати поэтических книг на татарском и русском языках. Отдельные произведения поэта, помимо русского, переведены на узбекский, чувашский, украинский и другие языки.
——————————-
13 нче июнь көнне балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллинаның тууына 95 ел уңаеннан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә «Балаларның якын дусты» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрәнең балалар өчен язвлган китаплары, аның тормыш юлы һәм иҗатын яктырткан китаплар куелды. Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина 1930 елның 11 июнендә Татарстанның Арча районы Шушмабаш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1946-1956 елларда Казанда төрле оешмаларда – халык судында сәркатип, милиция бүлегендә тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча инспектор, Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли.
Аның беренче иҗат җимешләре 50нче елларда күренә башлый. 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче шигырьләр җыентыгы – “Салават күпере” дигән китабы басылып чыга. 1958-1964 елларда М. Фәйзуллина читтән торып М.Горький исемендәге Мәскәү Әдәбият институтында укый һәм диплом эше итеп “Балалар өчен шигырләрь” кулъязмасын тәкъдим итә.
Мәрзия Фәйзуллина – татар һәм рус телләрендә чыккан унбиштән артык шигъри китап авторы. Шагыйрьнең аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителгән.