Центральная библиотека

Книга-солнце души"/" Китап-күңел кояшы"

 

 

Лена Шакирзянова родилась 4 июня 1945 года в селе Поисево Актанышского района Республики Татарстан в семье учителя. Она начала писать еще в школьные годы, с 70-ых годов ее стихи регулярно печатались в ежедневной печати. В 1977 году сборник лирических стихов Лены был помещен в коллективный сборник «Кызлар җыры», а в 1982 году в Татарском книжном издательстве вышла первая книга молодой поэтессы. Лена Шакирзянова- поэтесса-литератор, тесно связавшая свое литературное творчество с общественной деятельностью. В течение нескольких лет она является заместителем председателя, созданной ею в 1993 году Всетатарской женской ассоциации «Ак калфак».
За заслуги в развитие татарской литературы и искусства ей в 2000 году было удостоено почетное звание «Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан».
Л. Шакирзян — член Союза писателей СССР с 1984 года. В Новомелькенской сельской библиотеке сделан обзор по творчеству поэтессы, читатели познакомились с книгами.
_____________________
Татар поэзиясенең күренекле вәкилләреннән берсе Лена Шагыйрьҗан 1945 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.Мәктәптә укыган елларында ук каләм тибрәтә башлап, җитмешенче еллардан шигырьләре белән көндәлек матбугатка даими катнаша килгән Ленаның бер бәйләм лирик шигырьләре 1977 елда «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, 1982 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль шигъри җыентыгы басылып чыга. Л.Шагыйрьҗан — әдәби иҗатын җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйләп барган әдибә. Ул 1993 елда үзе оештырышкан Бөтентатар «Ак калфак» хатын-кызлар ассоциациясенең берничә ел дәвамында рәис урынбасары булып тора.
Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Л.Шагыйрьҗан 2000 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2007 елда шагыйрә «Сагынмаклык» китабы һәм Һади Такташка багышланган әсәрләре өчен Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Л.Шагыйрьҗан — 1984 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә язучының иҗатына күзәту ясалды, укучылар китаплары белән таныштылар.