"Егет без"
2025 нче елның 23 нче маенда
Минзәлә үзәк китапханәсе сезгә истәлекле бер көн тәкъдим итте! Безнең шәһәргә кунак булып Мөслим районының ватанпәрвәр егете, бик күп шигырь һәм җырлар иҗат иткән, ике китап авторы, махсус хәрби операция зонасында 27 тапкыр булып, егетләребезгә һәрдаим ярдәм күрсәтүче олы йөрәкле милләттәшебез, батыр милләттәшебез Рүзәл Минһаҗев үзенең иҗат төркеме белән килде.
Рүзәл үзенең иҗатташ дуслары белән безгә "Егет без" дип аталган җырлы-биюле, патриотик рухтагы программа алып килгән иде. Концерт шәһәребезнең Муса Җәлил паркында узды. Программа барышында кунакларыбыз минзәләлеләргә матур җырлар, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр, дәртле биюләр бүләк иттеләр. Кыю якташыбыз Рүзәл Минһаҗевның иҗат төркеме чарага килгән һәркемне рухландырып, илһамландырып җибәрде.
Чара ахырында күп тамашачылар авторның китапларын алды, Рүзәлнең үзеннән автографлар куйдырдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Әлеге очрашу концертка килгән һәркем күңелендә озакка җитәрлек истәлекле мизгелләр калдырды, тәэсирләргә бай булды.
Мондый очрашулар күңелләребезне баета, яшьләргә үрнәк күрсәтә. Рүзәл, ихлас иҗатың, батыр йөрәгең, туган җиргә, халкыбызга булган мәхәббәтең өчен барлык минзәләлеләр исеменнән зур рәхмәт!
Киләчәктә дә шундый матур очрашулар, тирән эчтәлекле чаралар үткәрергә язсын!