"Гармунның урыны түрдә"
3 нче февральдә Тат Мөшеге китапханәсендә "Гармунның урыны түрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Гармунга багышлап язылган шигырьләр, җырлар башкарылды. Балалар күренекле татар баянчылары турында бик күп информация алдылар. Бигрәк тә укучылар Ф. Кәрим, Н. Дәули, Г. Зайнашева шигырьләрен яратып тыңладылар.