"Тукай душа народа"/"Тукай _халык җаны"
26 апреля – день рождение великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Этот день татарский народ, проживающий в Татарстане и во всем мире, с большим уважением отмечает как День родного языка, праздник Поэзии. Тукай вошел в историю татарской литературы как великий поэт, который заложил основу национальной поэзии и создал ее классический стиль. Ко дню рождения татарского поэта Габдуллы Тукая в Тулубаевской сельской библиотеке прошел литературный час. В ходе мероприятия ребята познакомились с биографией и произведениями великого поэта. Библиотекарь рассказала, что Габдулла Тукай – поэт, который одинаково дорог всем – и взрослым, и детям. Его книги учат ценить красоту родного края, доброту, призывают быть милосердными, справедливыми и смелыми. В конце мероприятия были прочитаны стихи поэта. Наша землячка поэтэсса Салиса Гараева написала стихотворение "Тукай", которое прочитала Гараева Зульфира.
______
26 апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу көнне Татарстанда һәм бөтен дөньяда яшәүче татар халкы туган тел көне, шигърият бәйрәме буларак зур хөрмәт белән билгеләп үтә. Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Тулбай авыл китапханәсендә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Китапханәче Габдулла Тукайның һәркемгә – олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь булуын сөйләде. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Чара азагында шагыйрьнең шигырьләре укылды.
Якташ язучыбыз Салисә Гәрәева язган Тукай шигырен Гараева Зөлфирә апа укыды.