Иҗат кичәсе
Бүген, 2025 нче елның 16 нчы апрелендә Минзәлә үзәк китапханәсендә күңелләргә үтеп керерлек иҗат кичәсе узды. Кичәбезнең кунагы – талантлы шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.
Кичә тулысы белән Лилия ханымның кабатланмас һәм искиткеч үзенчәлекле, бай иҗатына багышланды. Шагыйрә тормыш юлы, иҗаты турында бик тә мавыктыргыч итеп сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды, кичәгә килгән шигърият сөючеләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Китапханәчеләребез исә очрашуга, шагыйрәнең үзенә гаять кызыклы бүләк әзерләгәннәр: алар шагыйрәнең "Идегәй" китабы буенча сәхнәләштерелгән гаҗәеп бер матур һәм эчтәлекле күренеш әзерләгәннәр иде. Кичәдә катнашкан гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр. Шунысы кызыклы: Лилия Гыйбадуллина үсмерләр өчен дә яза. Аның соңгы ике китабы нәкъ менә яшүсмерләр өчен язылган. Сәхнәләштерелгән күренешләр шул җыентыклардагы әсәрләргә нигезләп төзелгән дә иде.
Моның өчен аларга аерым рәхмәт! Кичәнең иң күркәм мизгелләренең берсе, әлбәттә, Нурсания Госманованың моңлы, сихри тавышы белән башкарылган җырлары булды.
Ул үзенең чыгышы, җырлары белән генә түгел, гармунда өздереп уйнавы белән дә кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Кичәдә катнашучыларның барсына да зур рәхмәт! Ә яраткан шагыйрәбез Лилия Гыйбадуллинага тагын да зуррак иҗат уңышлары телибез, китапханәбездә киләсе очрашуларны көтеп калабыз.