«Яратып китү» литературный час /«Яратып китү» әдәби сәгать
Обладателю наград имени Сажиды Сулеймановой, Фатиха Хусни, Хади Такташа, победителю конкурса “Книга года - 2018” писательнице, поэтессе, редактору отдела журнала “Казан утлары” Фирузе Замалетдиновой 65 лет. В связи с этим 28 марта в Наратлы-Кичуской сельской библиотеке прошел литературный час «Яратып китү».
Фируза Замалетдинова - уроженка Дрожжановского района, получила среднее образование, журналистику в университете и более трех десятилетий посвятила Татарстанской прессе. Он автор 11 книг.
Произведения Фирузы Замалетдиновой проникнуты жизненной силой, любовью к родному краю, родному языку. Они внесли большой вклад в сохранение нашего языка, нации, традиций и обычаев. Читатели познакомились с жизнью и творчеством писателя. Они просмотрели выставленные на выставке книги и взяли для домашнего чтения.
———————————————
Саҗидә Сөләйманова, Фатих Хөсни, Һади Такташ исемендәге бүләкләр иясе, “Ел китабы- 2018” бәйгесе җиңүчесе язучы, шагыйрә, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Фирүзә Җамалетдиновага 65 яшь. Шул уңайдан 28 нче мартта Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә «Яратып китү» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Фирүзә Җамалетдинова - Чүпрәле районында туып-үскән, урта белем алган, университетта журналистлык һөнәрен үзләштергән һәм өч дистә елдан артык гомерен Татарстан матбугатына багышлаган. Ул 11 китап авторы.
Фирүзә Җамалетдинова әсәрләре тормышчан, туган якка, туган телгә ихтирам-мәхәббәтле булу белән сугарылган. Телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрәбезне саклауда өлеше зур аларның. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәгә куелган китапларын карап чыктылар һәм өйдә укырга алдылар.