Центральная библиотека

"Юноша из Белой-Хасан Сарьян"/ "Агыйдел егете-Хәсән Сарьян "

 

Сегодня исполняется 95 лет со дня рождения выдающегося татарского писателя и ученого Хасана Сарьяна. Литературный творческий путь Хасан Сарьян начал с написания рассказов. Его первый сборник «Рассказы», адресованный подросткам, вышел в 1962 году в Казани. Затем в 1965 и 1966 годах вышли в свет еще две книги автора-сборник рассказов «Одноклассники» и повесть «Профессия отца».
Х. Сарьян-один из писателей, активно работавших в области языкознания, литературной критики и перевода. Он принимал деятельное участие в составлении толкового словаря татарского языка, долгие годы вел по радио интересные беседы, публиковал в ежедневной печати многочисленные статьи о творчестве своих соратников. Его труды, посвященные языкознанию и литературному мастерству, были опубликованы в сборнике «Уеңны уйдырып сал». Отдельные произведения писателя переведены на русский, марийский, удмуртский, башкирский, каракалпакский, казахский, киргизский языки. В библиотеке выставлена выставка. Читатели познакомились с жизнью и творчеством писателя.
_______________________
Күренекле татар язучысы һәм галиме Хәсән Сарьянның тууына — 95 ел була.  Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче «Хикәяләр» җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң 1965 һәм 1966 елларда авторның тагын ике китабы — хикәяләре тупланган «Классташлар» исемле җыентыгы һәм «Әткәм һөнәре» дигән повесте дөнья күрә.
Х.Сарьян — тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучыларның берсе. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә якыннан торып катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган кызыклы әңгәмәләр алып баруы, көндәлек матбугатта каләмдәшләренең иҗатлары турында күпсанлы мәкаләләрен бастыра. Аның тел белеме һәм әдәби осталыкка багышланган бу төр хезмәтләре «Уеңны уйдырып сал…» исемле җыентыгында урын ала.   Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителә. Китапханәдә "Агыйдел егете- Хәсән Сарьян" исеме астында күргәзмә ясалды. Китап укучылар Хәсән Сарьянның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.