"Слушай и запоминай!"/"Тыңла һәм истә калдыр!"
15 марта в Бикбуловской сельской библиотеке прошла беседа-размышление о вреде курения.
Библиотекарь познакомила участников с историей возникновения табака, а медсестра Шайхуллина Гульчачак рассказала о вреде табака, привела факты о том, сколько людей в мире погибло и пострадало от этой вредной привычки. Посетители мероприятия узнали, что курение приводит к опасным последствиям, наносит вред не только самому курильщику, но и окружающим. Учащимся было предложено, чем можно заменить курение. Было рекомендовано заниматься спортом, путешествовать, читать книги, осваивать новые программы в интернете, посещать театры, различные кружки, клубы для подростков.
___________
15 март көнне Бикбау авыл китапханәсендә тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә-уйлану уздырылды.
Китапханәче катнашучыларны тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, ә авылыбыз шәфкать туташы Шәйдуллина Гөлчәчәк тәмәкенең зыяны турында сөйләде, дөньяда әлеге начар гадәттән күпме кеше һәлак булуы һәм җәфа чигүе турында фактлар китерде. Чарага килүчеләр тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләргә китерүе, тартучы кешенең үзенә генә түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында белде. Укучыларга тәмәке тартуны нәрсә белән алыштырырга мөмкинлеген тәкъдим ителде. Спорт белән шөгыльләнергә, сәяхәт итәргә, китаплар укырга, интернетта яңа программалар үзләштерергә, театрларга, төрле түгәрәкләр, яшүсмерләр өчен клубларга йөрергә киңәш бирелде.