Центральная библиотека

Әлфия Ситдыйкова белән очрашу кичәсе

Бүген Минзәлә үзәк китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бик матур чара – Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрә Әлфия Ситдыйкова белән очрашу кичәсе булды. Кичә күңелле һәм күтәренке бәйрәм рухында узды. Очрашуда шагыйрә Әлфия Ситдыйкова үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.

Кичә барышында шагыйрә очрашуга килгән кунакларның бик күп сорауларына җавап бирде, бу, үз чиратында, шагыйрәнең укучылары белән аралашу даирәсен киңәйтте һәм иҗатын киңрәк танытырга ярдәм итте.

Очрашу төрле иҗади чыгышлар белән аралашып барды. Безнең китапханәчеләр шагыйрәнең яшь чагы күренешләрен сәхнәләштерделәр, бу тамашачылар өчен кызыклы тәҗрибә булды. Шулай ук, җырчы-композитор Флюра Талипова шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Әйтеп үтелгән номерлар кичәгә тагын да ямь өстәде, тамашачылар күңеленә хуш килде.

Бу кичә – хатын-кызларның иҗатына хөрмәтне арттыру, мәдәниятебезне баету һәм яшь буынны рухландыру буенча матур бер адым булды. Әлфия Ситдыйкова кебек талантлы шәхесләр белән очрашу безгә иҗатның ни дәрәҗәдә көчле икәнен һәм һәрбер кешенең иҗатка кертә алуы мөмкинлеген ачып бирде.