"Утренняя звезда на небе поэзии" / "Шигърият күгендә таң йолдызы"
В Новомелькенской сельской библиотеке прошел литературный час о Сагите Рамиеве, были представлены его книги, прочитаны его стихи.
Сагит Рамиев родился 24 февраля 1880 года в селе Акман Оренбургского края. Его семья не жила на одном месте и вынуждена была время от времени переезжать.
С 1890-1902 годах Сагит учился в медресе "Хусаиния". В это время он основательно изучил арабский, персидский, турецкий языки, образцы литературы. Он остался преподавателем в "Хусаинии".
Сагит Рамиев приехал в Казань в начале 1906 года. Там начал работать литературным сотрудником в газете" Тан йолдызы". А с 19 июня назначен его редактором. Вскоре газета была закрыта, Сагит Рамиев отсидел месяц в тюрьме. Он пытался организовать газету под названием "Голос". В качестве продолжателя журнала, он приступил к изданию журнала под названием "Утренняя звезда". В период реакции многие газеты и журналы были закрыты. Оставшись без работы, Сагит Рамиев начал работать в редакции газеты "Баянел-Хак".
В 1910 году уехал в Астрахань, где стал работать секретарем в газете "Волга". Фактически выполнял функции редактора этого издания.
__________________________
Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә Сәгыйть Рәмиев турында әдәби сәгать узды, китапларына күзәтү ясалды, шигырьләре укылды.
Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 февралендә Оренбург төбәгендә Акман авылында туа. Аның гаиләсе бер урында гына тормый, вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була.
Сәгыйть 1890 елдан 1902 елга кадәр "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. Ул бу вакытта гарәп, фарсы, төрек телләрен, әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнгән. Ул "Хөсәения"дә мөгаллим булып кала. Сәгыйть Рәмиев 1906 ел башында Казанга килә. Анда "Таң йолдызы" гәҗитендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый.
Ә 19 июньнән аның мөхәррире итеп билгеләнә. Тиздән гәҗит ябыла, С. Рәмиев төрмәдә бер ай утырып чыга. Ул "Тавыш" исемле гәҗит тә оештырып карый. "Таң йолдызы" дәвамчысы буларак "Таң мәҗмугасы" исемле журнал чыгару эшенә керешә. Реакция чорында күп гәҗит-журналлар ябыла. Сәгыйть Рәмиев, бөтенләй эшсез калгач, "Бәянел-хак " гәҗите редакциясендә эшли башлый.
1910 елда Әстерханга китеп, андагы "Идел" гәҗитендә сәркатип булып эшли башлый. Дөресендә әлеге басманың мөхәррире хезмәтен үти.