"Кто такой гасим Лотфи?"/«Гасыйм Лотфи кем ул? »
125 лет со дня рождения поэта, ученого, журналиста, публициста, педагога, переводчика Гасыма Лотфи.
Имя Гасыма Лотфи знакомо многим из учебников начальных классов.
Всю свою жизнь Гасым ага посвятил делу образования.
Его литературное творчество также направлено на образование и воспитание детей. Статьи и рецензии писателя по детской литературе регулярно появляются в газетах, журналах, коллективных сборниках. У Гасыма ага более десяти книг, состоящих только из его собственных произведений.
Гасим Лотфи три года проработал в школе для слепых. Именно в этот период он составил и опубликовал “Азбуку для слепых”. Это было первое учебное пособие, разработанное с системой Брайля для обучения чтению слепых.
Наряду с составлением учебников Гасым Лотфи готовил методические пособия.
Гасым Лотфи был разносторонним творческим человеком. Будучи учителем, автором учебников и методических пособий, детских рассказов, стихов и повестей, переводчиком, журналистом, он на протяжении всей своей жизни занимался вопросами татарского образования.
В библиотеке был сделан обзор его творчества. Читателям была представлена его книга о себе "Когда лед тронулся".
_______________________
Әдип, галим, журналист, публицист, педагог, укытучы, тәрҗемәче Гасыйм Лотфиның тууына 125 ел булды.
Гасыйм Лотфиның исеме күбебезгә башлангыч сыйныф дәреслекләреннән таныш.
Гасыйм ага үзенең бөтен гомерен мәгариф эшенә багышлаган.
Аның әдәби иҗаты да балаларга белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Әдипнең балалар әдәбиятына бәйле мәкалә һәм рецензияләре дә газета-журналларда, күмәк җыентыкларда даими рәвештә күренеп килә. Гасыйм аганың үз әсәрләреннән генә торган уннан артык китабы бар.
Гасыйм Лотфи өч ел Сукырлар мәктәбендә эшли. Нәкъ шул чорда “Сукырлар өчен әлифба” төзеп бастыра. Күрмәүчеләрне татарча укырга өйрәтү өчен, Брайль системасы белән эшләнгән беренче уку әсбабы була ул.
Гасыйм Лотфи дәреслекләр төзү белән бергә методик кулланмалар да әзерли.
Җыйнап әйткәндә, Гасыйм Лотфи күпкырлы иҗат кешесе булган. Укытучы, дәреслекләр һәм методик кулланмалар, балалар өчен язылган гаҗәеп кызыклы хикәя, шигырь һәм повестьлар авторы, тәрҗемәче, журналист буларак, ул гомере буе татар мәгарифенә хезмәт иткән. Китапханәдә шундый зур шәхес турында, иҗатына күзәтү ясалды.
Китап укучыларга аның үзе турында язылган «Боз кузгалганда» исемле китабы тәкъдим ителде.