Центральная библиотека

«Судьба поэта» литературный час / «Шагыйрь язмышы» әдәби сәгать

 

Эдуард Гусманович Мустафин родился 31 января 1945 года в деревне Касево Краснокамского района Башкортостана, воспитывался в Саузе. Юноша, который с юных лет увлекался поэзией и справедливостью, через несколько лет после окончания средней школы приехал в Татарстан и поступил на журналистское отделение Казанского государственного университета. Но проучившись там один-два года, он был вынужден уйти в школу жизни: побывал в Средней Азии, на Урале. Работал художником в порту Игарка, в одном из казанских кинопоказов, выполнял различные работы.
Прирожденный поэт, Эдуард, куда бы он ни пошел, всю жизнь оставался верен юношеской поэзии.
Поэт выпустил в свет три сборника стихов. Написал поэму “БАТЫРША”, в которой отразил глубокие философские размышления о жизни борца Батырши. Среди своих учеников и соратников по перу проявил себя талантливым современным поэтом.
В конце девяностых годов Э. Мустафин был отчужден от своей квартиры и стал бездомным. Вынужден был ночевать в разных местах. В 1997 году окончательно исчез. Ни время, ни место смерти Э. Мустафина точно не известны.
Эдуард Мустафин - член Союза писателей СССР (Татарстан) с 1989 года.
В связи с 80-летием со дня рождения поэта 31 января в Наратлы-Кичуской сельской библиотеке прошел литературный час «Судьба поэта». Библиотекарь познакомила с жизнью и творчеством Эдуарда Мустафина. Читатели просмотрели материалы выставки и прочитали его стихи.
---------------------------------------
Эдуард Госман улы Мостафин 1945 елның 31 гыйнварында Башкортстанның Краснокама районы Кәс авылында туып, Саузда тәрбияләнеп үсә. Яшьтән шигърияткә, гаделлеккә омтылып үскән егет урта мәктәпне тәмамлап берничә ел үткәч, Татарстанга килеп, Казан дәүләт университетының журналистка бүлегенә укырга керә. Ләкин анда бер- ике ел укыгач, ул тормыш мәктәбенә китәргә мәҗбүр була: Урта Азиядә, Уралда була. Игорка портында, Казанның бер кино күрсәтүче оешмасында рәссам булып эшли, төрле эшләр башкара.
Тумышы белән шагыйрь җанлы Эдуард, кая гына барса да, гомере буена яшьлек гыйшкы – шигърияткә тугрылыклы булып кала.
Шагыйрь өч шигырь җыентыгын дөньяга чыгара. Халкыбызның каhарман милли- азатлык көрәшчесе Батыршаның тормыш hәм көрәш юлы турында тирән фәлсәфи- эстетик фикерләрен чагылдырган “Батырша” поэмасын яза. Укучылары hәм каләмдәшләре арасында үзен талантлы заман шагыйре итеп таныта.
Туксанынчы еллар азагында Эдуард Мостафин үз фатирыннан читләштерелеп, йортсыз- җирсез кала. Төрле җирләрдә кунып йөрергә мәҗбүр була. 1997 елда көннәрдән бер көнне бөтенләй дә югала. Эдуард Мостафинның үлгән вакыты да, үлгән урыны да төгәл мәгълүм түгел.
Эдуард Мостафин – 1989 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Шагыйрьнең тууына 80 ел уңаеннан 31 нче январьда Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә «Шагыйрь язмышы» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Китапханәче Эдуард Мостафинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап укучылар күргәзмә материалларын карадылар һәм аның шигырьләрен укыдылар.