Центральная библиотека

«Холокост: история, судьбы, память» исторический час /«Холокост: тарих, язмышлар, хәтер» тарихи сәгать

 

Ежегодно, 27 января во всем мире отмечается Международный день памяти жертв Холокоста, в этот день солдаты Красной Армии освободили заключенных концлагеря Освенцим. С 2006 года, по решению Генеральной Ассамблеи ООН, этот день объявлен Международным днём памяти жертв Холокоста. Это одна из самых известных трагедий двадцатого века — преднамеренной попытке полного истребления целых наций, включая мужчин, женщин и детей.
В рамках Года Защитника Отечества и 80-летия Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг. в Наратлы-Кичуской сельской библиотеке 30 января провели час истории «Холокост: история, судьбы, память». Библиотекарь по материалам стенда и выставки рассказала о трагедии Холокоста. Ребята прочитали отдельные истории о судьбах таких же детей.
Присутствующие узнали об ужасах, которые творили фашисты в лагере смерти: как морили голодом, заставляли до изнеможения работать, пытали, проводили преступные медицинские опыты, заживо сжигали в крематориях. Самое страшное, что среди заключённых в лагерях были и дети. Мероприятие закончилось минутой молчания в память о жертвах Холокоста.
__________

 

Ел саен 27 гыйнварда бөтен дөньяда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә, бу көнне Кызыл Армия солдатлары Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итә. 2006 елдан, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән, бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде. Бу егерменче гасырның иң танылган фаҗигаләреннән берсе — ир-атларны, хатын-кызларны һәм балаларны да кертеп, бөтен милләтләрне тулысынча кырып бетерергә омтылу.
Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә 30 нчы гыйнвар көнне «Холокост: тарих, язмыш, хәтер» исемле тарих сәгате үткәрелде. Китапханәче стенд материаллары һәм күргәзмә буенча Холокост фаҗигасе турында сөйләде. Балалар тарихи истәлекләрдән, шул вакыттагы балалар язмышы турында укыдылар.
Фашистларның үлем лагеренда кылган коточкыч хәлләре: ачлыктан интектерүләре, хәлдән тайганчы эшләргә мәҗбүр итүләре, җәзалаулары, җинаятьчел медицина тәҗрибәләре үткәрүләре, крематорийларда тереләй яндырулары турында мәгълүмат алдылар. Иң куркынычы, лагерьдагы тоткыннар арасында балалар да булу. Чара Холокост корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.