"Кеше була бел..."
28 гыйнвар көнне Минзәлә үзәк китапханәсендә шагыйрә, бик күп танылган җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Дәүләтова белән кызыклы очрашу булып узды.
Әлеге кичә, аның бер шигыренең исеменнән чыгып, "Кеше була бел..." дип аталды.
Очрашуда Ләйлә үзенең тормышы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләренең язылу тарихы белән бәйле төрле кызыклы хәлләр турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Очрашуга килгән кунаклар, шагыйрәнең иҗаты белән кызыксынып, сораулар бирделәр. Очрашу ахырында, Ләйлә Дәүләтованың иҗатын яратып, әлеге кичәгә килүчеләр шагыйрәнең култамгасы белән китаплар алдылар һәм аның белән бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр.