Мусульманский праздник "Ночь Мирадж"/ Ислам дине йолалары "Мигъраҗ кичәсе".
В деревне Атрякле в мечете был организован праздник Мирадж. Имам - хазрат Рифкат абый познакомил с историей праздника, вместе с односельчанами читали молитвы. Библиотекарь для участников оформила книжную выставку.
________________
Әтрәкле авылының "Шәрипҗан" мәчетендә Мигъраҗ кичәсе оештырылды. Имам - хатыйп Рифкат абый чараның асылын аңлатып вәгазьләр сөйләде. Әле яңарак кына кече Хаҗ сәфәреннән кайткан авылдашыбыз Лилия ханым бик тәфсилләп, үзләренең сәфәрләре турында сөйләде. Барыбызга да зәм - зәм суы авыз иттерде. Мәҗлес бик мул өстәл табыны янында дәвам итте. Барлык укылган догалар, теләгән теләкләр, биргән сәдакалар кабул булсын. Илләребезгә, күкләребезгә тынычлык кайтсын, яу кырындагы батыр ир - егетләребез исән имин гаиләләренә кайтып сөендерсеннәр иде дип теләдек.