"Вечно молодая газета"/"Мәңге яшь гәҗит"
Газета «Молодежь Татарстана» – это республиканская молодежная газета, которая издается с 22 января 1920 года в Казани. Она была основана Советом молодежных организаций Республики Татарстан и коллективом издательского дома «Татарстан яшьләре плюс». 22 января исполняется 105 лет с момента выхода первой татарской республиканской газеты «Татарстан яшьләре». За свою историю издание неоднократно меняло название и формат, но всегда оставалось интересным и полезным для своих читателей.
В честь этого знаменательного события в Новомелькенской сельской библиотеке был проведен час информации. Были представлены газетные материалы, а также рассказана история появления газеты, о её первых редакторах и корреспондентах. Каждый нашел в этом издании что-то полезное для себя. В библиотеке можно найти свежий выпуск газеты.
________________________
«Татарстан яшьләре – республика яшьләр газетасы, ул 1920 елның 22 гыйнварыннан Казанда чыга. Аңа Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары Советы һәм «Татарстан яшьләре плюс»нәшрият йорты коллективы нигез салган. 22 гыйнвар көнне бу газета чыкканга 105 ел тула. Үз тарихында басма берничә тапкыр исемен һәм форматын үзгәртте, ләкин үз укучылары өчен һәрвакыт кызыклы һәм файдалы булып калды.
Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Газета материаллары тәкъдим ителде, шулай ук газетаның барлыкка килү тарихы, аның беренче мөхәррирләре һәм хәбәрчеләре турында сөйләнде. Һәркем бу басмада үзе өчен ниндидер файдалы әйбер тапкан.Китапханәдә газетаның яңа чыгарылышын табарга була.