Центральная библиотека

Сад души/Күңел бакчасы

 

15 января исполняется 120 лет со дня рождения татарского поэта, писателя, участника Великой Отечественной войны Шайхи Маннура.

 

К этой знаменательной дате, 14 января, Тулубаевская сельская библиотека провела круглый стол для читателей о жизни и творчестве писателя. Проза Маннура отличается самобытностью языка, для него характерен ввод в повествование всевозможных татарских пословиц и поговорок. Он известен как переводчик на татарский язык произведений Пушкина, Лермонтова. Посетители ознакомились творчеством писателя.
________
Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе — шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурның 15 нче январьда тууына 120 ел тула. 14 январь көнне Тулбай авыл китапханәсе, китап укучылар белән"Күңел бакчасы" түгәрәк өстәл янында,Шәйхи Маннурның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шәйхи Маннурның иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Егерменче-илленче елларда Шәйхи Маннур иҗаты шигърият белән бәйләнгән булса, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле.
«Агымсуларга карап» (1970–1973) автобиографик китабы, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повесте (1974–1976) белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик итеп таныта. Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да бар («Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.). Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк, әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли.