Азат Мардан в воспоминаниях современников / Азат Мәрданны искә алу
21 декабря исполняется 65 лет со дня рождения мензелинского поэта Азата Мардана. В центральной библиотеке был организован круглый стол «Азат Мардан в воспоминаниях современников», посвященный жизни и творчеству поэта. Азат Мардан – Заслуженный работник культуры РТ, лауреат премии имени Рашита Гарая, работал заведующим отделом писем и информации, а также главным редактором районной газеты “Мензеля”.
______
21 декабрь көнне Минзәлә шәһәренең үзәк китапханәсендә күренекле шәхес, якташ шагыйрь Азат Мәрдангә багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Анда шагыйрьнең тормыш иптәше Кадрия ханым, каләмдәш дуслары, аны якыннан белгән кешеләр катнашты.
Шагыйрьне искә алып, ул иҗат иткән шигырьләр укылды. Исән чагында Азат Мәрданның сәхнәгә чыгып үз шигырьләрен укыганын ишетүчеләр аның кабатланмас аһәңле тавышын сагынып искә алды.
“Сибелә чәчәк” әдәби берләшмә җитәкчесе Наҗия Пучкова, “Минзәлә” газетасында озак еллар бергә эшләгән каләмдәше Флүрә Мусинаның истәлекләрен, районыбыз шагыйрәләре Нәкирә Лутфрахманова, Сәхия Федотова, Раушания Гимаева-Титова, Энҗе Усманова, озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән хөрмәтле ханымнар Әлфия Нәбиева, Лениза Якиеваның фикерләрен катнашучылар аеруча яратып тыңлады.
5 нче “Таңкай” балалар бакчасына йөрүче малайларның һәм медицина училищесы студенткасы Алия Биккининаның музыкаль номерлары чаранының бизәге булдылар.