В каждой строчке - вдохновение / Илаһи мизгелләр
6 ноября в читальном зале центральной библиотеки состоялся литературно-музыкальный вечер «В каждой строчке - вдохновение».
_____
6 ноябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында «Илаһи мизгелләр» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.
Бүген бездә икеләтә бәйрәм булды. Китапханәдә кунакта гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре якташ шагыйрь-язучыларыбыз: Наҗия Пучкова, Сәхия Федотова, Раушания Гимаева-Титова, Галина Максимова, Лариса Бокарева, Гөлназ Әхмәтшина һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева булдылар.
Китап басылып чыгу шагыйрә өчен иң зур шатлык, чөнки ул аның хезмәт җимеше. Күптән түгел Гөлназ Ринат кызы да «Умырзая – урман кызы» дигән шигырьләр китабын бастырып чыгарды. Һәм бүген без шушы шигъри китапны да Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентларына тәкъдим иттек. Шагыйрәнең иҗат эшчәнлеге белән таныштык, шушы китапта урын алган шигырьләрне тыңладык. Гөлназның шатлыгын уртаклашырга өнисе, туганнары, хезмәттәшләре килгән иде.