Познавательный час «День Государственного флага Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» Мәгълүмат сәгате
29 ноября 1991 года Верховный Совет Республики Татарстан в качестве одного из государственных символов республики принял современный флаг Татарстана. Автором флага является народный художник Республики Татарстан, лауреат Государственной премии имени Г. Тукая Тавиль Хазиахметов. В преддверии празднования дня Государственного флага Республики Татарстан, в Верхнетакерменской сельской библиотеке состоялся познавательный час «День Государственного флага Республики Татарстан». Библиотекарь рассказала о том, когда появились первые флаги, что обозначают цвета триколора, в каких случаях поднимается флаг РТ. Дети узнали интересные факты о трех официальных символах: флаге, гербе и гимне Республики Татарстан.
---------
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Флагның авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан авыл китапханәсендә «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.