Центральная библиотека

"Бер кайтырмын"

2024 нче елның 22 нче ноябрендә Татарстан язучылар берлегеннән бер төркем язучылар Минзәләгә килделәр, берничә оешмада төрле мәдәни чараларда катнаштылар. Шундый чаралардан берсе безнең китапханәдә үткән истәлекле очрашу булды. Якташ шагыйрәбез Салисә Гәрәеваның "Бер кайтырмын" дигән яңа китабын тәкъдим итүгә багышланган кичәдә Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар катнашты. Алар арасында якташ шагыйребез Равил Сабыр да бар иде. Салисә апа үзе сәламәтлеге аркасында кичәдә катнаша алмаса да, аның иҗаты безнең чараның һәр сүзендә яңгырады, кичәдә аның яңа җыентыгына кергән шигырьләре, Салисә апа язган сүзләргә язылган җырлар башкарылды.

"Бер кайтырмын" – шагыйрәнең иң яхшы лирик һәм фәлсәфи шигырьләре җыентыгы, ул Язучылар берлеге ярдәме белән басылып чыккан. Безнең китапханәчеләр аның тормышына һәм иҗатына багышланган искиткеч тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә әзерләделәр. Язучылар Салисә Гәрәева һәм районыбыздан чыккан башка күренекле язучылар һәм шагыйрьләр турында җылы хатирәләре белән уртаклаштылар. Соңыннан китапханәбезгә үз китапларын бүләк иттеләр.