Центральная библиотека

«Интернет помощник»/ «Ярдәмче Интернет»

 
30 сентября в России отмечается День Интернета. Сейчас большинство людей не представляют, как можно обойтись без социальных сетей. Интернет колоссальным образом изменил сознание и жизнь миллиардов людей на планете и стал неотъемлемой частью нашей жизни. Ознакомили учащих с полезными ресурсами Интернета, научили их комфортно и безопасно ориентироваться в Интернет-пространстве в Наратлы-Кичуской сельской библиотеке по проекту «Пушкинская карта» прошёл познавательный час «Интернет помощник». Ребята узнали об истории возникновения Интернета, какие возможности появились у человека с его приходом. Они рассказали как им помогает Интернет в учёбе и общении. Также познакомились с полезными Интернет-ресурсами, изучили правила защиты от мошенников, меры по обеспечению безопасности информации. В завершении для закрепления материала рассматривали разные ситуации, которые могут произойти с любым интернет-пользователем.

--------------
30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. Хәзер кешеләрнең күбесе социаль челтәрләрдән башка ничек эш итәргә мөмкин икәнлеген күз алдына да китерә алмый. Интернет планетада миллиардлаган кешенең аңын һәм тормышын бик нык үзгәртте һәм безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Укучыларны интернетның файдалы ресурслары белән таныштыру, аларны Интернет киңлегендә уңайлы һәм куркынычсыз ориентлашырга өйрәтү өчен Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты буенча «Интернет ярдәмче» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар Интернетның барлыкка килү тарихы, ул барлыкка килү белән нинди мөмкинлекләре ачылуы турында белделәр. Алар интернетның укуда һәм аралашуда ничек ярдәм итүен сөйләделәр. Шулай ук файдалы Интернет-ресурслар белән таныштылар, мошенниклардан саклану кагыйдәләрен, мәгълүмат иминлеген тәэмин итү чараларын өйрәнделәр. Ахырда материалны беркетү өчен теләсә кайсы интернет-кулланучы белән булырга мөмкин булган төрле ситуацияләрне карадылар.