Центральная библиотека

Летят песни / Сүз гаме

 

9 сентября в центральной библиотеке был проведен обзор книжной выставки, посвященной юбилею поэта Газинура Мурата. На выставке представлены книги и стихи поэта. Газинур Мурат - представитель талантливого молодого поколения, пришедшего в 80-е годы прошлого века на площадь поэзии. Из его стихов стекаются таинственность, грусть, романтизм. Он - и поэт-борец: его стихи звучат тесно, публицистически.
____

9 сентябрь көнне үзәк китапханәдә күренекле татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Муса Жәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый премиясе исемендәге әдәби бүләге лауреаты Газинур Моратның 65 яшьлек юбилеена багышланган “Сүз гаме” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Газинур Морат - үзенә генә хас шигъри алымнарга ия булган, тыгыз фикерле, серле сагыш-моң белән өртелгән, романтик рухлы, бер үк вакытта заманча публицистик яңгырашлы поэзия тарафдары. Аның шигъри стиле көтелмәгән чагыштыру-метафораларга, хикмәтле сүз, канатлы сүз булып китәрдәй тирән мәгънәле гыйбарәләргә бай булуы белән аерылып тора.