"Туган ягым-татлы бишек"
#ТАССРга100 ел
#БөекҖиңүгә75 ел
26 февраль конне Дусай Кичу авыл клубында "Туган ягым-татлы бишек" исемле әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәне Гыйлажева З.Ә бик эчтәлекле, тәрбияви итеп алып барды. Авылдашлар Вильданова Мөхсинә апа, Салихова Әнисә апалар авыл тормышын, элекке колхоз еллары, кемнәр җитәкчелек иткән,кемнәр белән эшләүләре турында тасвирлап сөйләделәр.Клубның "Чаткы" театры Г. Бәшировның "Намус"
романына нигезләнеп, "Аулак өй" күренешен курсәттеләр.Шулай ук кичәдә татар халкының яратып уйнаган "Йөзек салыш" кебек уеннары уйналды, җырлар җырланды. "Тиңе булмас кыйммәт мирас", "Туган ягым-яшел бишек" исеме белән китап күргәзмәсе ясалды.