Центральная библиотека

"Калкан сыман ышанычлы Ватанны саклаучылар"

#75летВОВ
23 февраль көнне Бикбау авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне, әтиләр бәйрәменә карата балалар белән бу "Калкан сыман ышанычлы Ватанны саклаучылар" дип аталган әңгәмә үткәрелде, күргәзмә куелды. Ватанны саклаучылар нинди булырга тиешлеге турында сөйләп үтелде. Балалар төрле сорауларга дөрес итеп җаваплар бирделләр. Әтиләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр,солдатлар турында җырлар тыңладылар. Төрле уеннарда балаларның җитезлекләре, кыюлыклары тикшерелде. Һәрберсе әтиләренә бүләккә рәсем ясадылар. Бу чара
балаларда кыю, батыр булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан чыгып уздырылды.
катнашты: 6 бала, 2 зур