#100летТАССР
Әтрәкле китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә 5.02.2020 көнне яшусмерләр өчен "Җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре" исемле диспут үткәрде. Китапханәче кызларга багышлап, әдәп-әхлак кагыйдәләре тупланган китаплар белән якыннан таныштыру үткәрде. МВД ветераны, куп еллар участковый булып эшләгән Шайхуллин Расих абый аңлаешлы итеп, куп мисаллар китереп, яшьләрне нинди алдавыч-куркыныч хәлләр сагалап торуын, кайбер кешеләрнең шул вакыйгаларга ияреп киткән очраклары булуын аңлатып китте. Сорауларга җаваплар бирде. Чараның максаты: үсеп килүче яшьләребез җәмәгать урыннарында үзләренең хокукларын да белсеннәр, шул ук вакытта, бөтен кеше дә тәртип кагыйдәләрен үтәгәндә генә җәмгыятьтә тәртип булачагын аңлату.
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13