"Фронтовик әдипләребез"
Бөек Җиңүгә-75 ел. 15 нче январьда Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә "Фронтовик әдипләребез" дигән исем астында прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулу уңаеннан күргәзмә куелды һәм китап укучылар белән әңгәмә уздырылды. Чара Шәйхи Маннурның сугыш чорын тасвирлап язылган әсәрләре белән якыннан таныштыру максатыннан чыгып үткәрелде. Ә инде китапханәгә укучыларны күбрәк җәлеп итү-безнең төп бурычыбыз булып тора. Катнашты 4 бала.