Центральная библиотека

"Кыш бабайны көтәбез"

4 январь көнне Яңа Мәлкән авылы мәдәният йорты фойесында китапханә белән берлектә "Кыш бабайны көтәбез" дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Кичә жыр - биюләр, уеннар,табышмаклар белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле булды. Балалар Кыш бабайның күчтәнәчләрен бик яраттылар. Күчтәнәчләр барлык катнашкан кешеләргә бирелде. Рәхәтләнеп ял иттеләр.