"Ватаным Татарстан"
ТАССРның 100 еллыгына . 7 ноябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Ватаным Татарстан" дигән күргәзмә төзелде. Кадрәк авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларын китапханәче Татарстан Республикасының Конституциясе белән таныштырды. Укучылар Татарстан символларының нәрсә аңлатуын искә төшерделәр. Туган якка багышланган бәйгедә катнаштылар. Күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар. Соңыннан Татарстан Республикасының гимны тыңланды.