"Көзләрнең дә була үз яме"
Бүген 4 октябрь өлкәннәр көне уңаеннан Иске Иркәнәш авылы мәдәният йортында музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәдә "Көзләрнең дә була үз яме" диеп аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Ахметзянова 24 ел китапханәдә эшләгән Могыйнова Нурдидә апаны өлкәннәр көне белән котлады, бүләк тапшырды, яңа китаплар тәкьдим итте.