"Яшик əле көзлəрне дə яз итеп..."
3 октябрь көнне Өлкəннəр көне уңаеннан Югары Юшады авыл китапханəсендə "Яшик əле көзлəрне дə яз итеп..." дип исемлəнгəн китап күргəзмəсе төзелде. Китапханəче лаеклы ялдагы хезмəттəшебез Кирилова Розалия апаны китапханəгə чакырды. Күргəзмəгə куелган китаплар белəн таныштырылды, бүлəк тапшырылды, чəй табыны əзерлəнде.