"Əкият сөючелəр"
30 сентябрь көнне Югары Юшады авыл китапханəсендə "Əкият сөючелəр" берлəшмəсенең "Хайваннар турында əкиятлəр" исемле чираттагы утырышы узды. Укучы балалар А. Алишның "Бикбатыр белəн Биккуркак", Р. Батулланың "Аюлар", Ленар Шəехнең "Безнең урманда" əкиятлəрен кычкырып укыдылар. Соңыннан сорауларга, табышмакларга жаваплар таптылар. Очрашу бик күңелле узды.