Городская библиотека - филиал № 15

«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» (6+)

Өйдә хезмәт күрсәтү китапханә эшенең бер өлешенә әверелде. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар аз бирелә, тере аралашу җитми, шунлыктан 9 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре янәдән сәламәтлеге чикләнгән укучылары янына барды. Китапханәчеләр аларга яраткан әдәбиятларын, бүләкләр, шуның белән бергә игътибар һәм күңел җылысы алып килде.

Укучылар әлеге җылы аралашуга куанды, күңелләренә хуш килгән китапларын сайлап ала алды, гомумән, әлеге очрашудан канәгать калды. Алар китапханәчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде.