Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Новости

"Мин хәтерлим"акциясе

Большекукморская сельская библиотека вместе с работниками СДК присоединилась к республиканской акции"Я помню" и возложила цветы к памятнику героев. Зур Кукмара авылы китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектэ"Мин хәтерлим"акциясенә кушылды.

“Ватанны саклау- ир- егетләр кулында”

19 февраль көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә китапханә, мәдәният хезмәткәрләре һәм Зур кукмара урта мәктәбенең 8 а, 8 б сыйныф укучылары белән бергә “Ватанны саклау- ир- егетләр кулында” дигән темага егетләр арасында эстафета үтте. Әлеге чарада бу датаның тарихы сөйләнеп үтте. Аннан ике командага бүленеп, егетләребез төрле бәйгеләрдә көч сынашты. Ә кызлар әлеге бәйрәм белән егетләребезне котладылар. Иң матур теләкләрен аларга бүләк иттеләр. Бу чара бик күңелле, файдалы һәм оешкан төстә үтте. 20 февраля

Бала һәм интернет

Зур Кукмара авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп белән берлектә 8 сыйныф укучылары өчен «Бала һәм интернет» дип исемләнгән дәрес – әңгәмә үткәрелде. Балаларга компьютер белән эшләгәндә төрле мошенниклыклардан сак булырга кирәклеге әйтелде. Шулай ук укучылар үзләренең вакытларын интернетта ничек үткәрүләре турында кызыксынып сөйләделәр. Интернет нинди файда китерә һәм ул зыян китерә аламы? дигән сорауга да җавап бирделәр һәм «Интернет . Аның файдасы һәм зыяны " дигән презентация карадык. С

Начар гадәтләр

16 февраль көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре фельдшерлар һәм мәктәп коллективы белән берлектә яшүсмерләр арасында үз сәламәтлекләренә карата уңай караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Начар гадәтләр» дигән таемага 4-8 сыйныф укучылары белән очрашу үтте. Әңгәмә барышында балалар белән «начар гадәтләр», «бәйлелек» терминнарының нәрсә аңлатуы һәм начар гадәтләрнең нинди төрләре булуы турында сөйләшү алып барылды. Аннан соң укучылар белән сөйләшүне

«Без хәтерне саклыйбыз»

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» IV Бөтенроссия акциясе кысаларында Зур Кукмара авылы китапханәсендә «Без хәтерне саклыйбыз»дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Акциядә 4 нче сыйныф укучылары катнашты. В рамках IV Всероссийской Акции «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» в Большекукморской сельской библиотеке провели вечер памяти «Мы память бережно храним». Участниками акции стали учащиеся 4-х классов.

Каләм белән җиңдек дошманны

Февраль аеның кояшлы матур көнендә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәбез. Һәр милләттә исеме алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты- батырлык үрнәге. Ул чын мәгьнәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. Зур Кукмара авылы китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре һәм “Бәләкәч” балалар

"Кочле звено" интеллектуаль уен

10 февраль конне Зур Кукмара авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һэм 5а сыйныф укучылары көче белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Көчле звено" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Әлеге чарада укучыларга туган телебез буенча өстәмә белем алуга кызыксыну, уен аша балаларның сәләтен үстерү һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, дуслыкның кадере турында сүз алып барылды. Алты тур нәтиҗәсендә иң көчле һәм белемле җинүчеләр билгеләнде. Әлеге уен җанлы һәм оешкан

"Киемнәрдә милли асылыбыз чагыла"

5 нче февраль көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче һэм 5а сыйныф укучылары белән берлектә "Киемнәрдә милли асылыбыз чагыла" дигән темага викторина үткәрелде. Биредә 5 а сыйныфы укучылары " Дуслык" һэм "Йолдызкай" командаларына бүленеп, узара көч сынаштылар. Сорауларга җавап биреп, төрле уеннарда катнашып, үзебезнең төбәктәге төрле милләтләрнең гореф -гадәтләрен белү аша туган телебезгә, җиребезгә булган мэхәббәтләрен, хөрмэт хисләрен күрсәттеләр. 15 укучы катнашты. 5

Туган авылым хатирәсе

Зур Кукмара урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары белән авылыбызның тарихи үткәне, аның табигате, чишмә-таулары, аларның атамаларының килеп чыгышы, күренекле кешеләре (спортчылар, табиблар, укытучылар, театр артисткасы), тарихы турында тулырак мәгълүмат бирү, табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле , игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү максатыннан “Туган авылым хатирәсе” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга авылыбызның тарихын, ни өчен Зур Кукмара д

Татар теле иле буйлап

2021 ел –Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан 2 февраль көнне Зур Кукмара урта мәктәбенең 4 б сыйныф укучылары белән туган телгә карата ихтирам, сɵю хисе тәрбияләʏ, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт уяту максатыннан “Татар теле иле буйлап” дигән темага викторина үтте. Иң башта туган телебез турында әңгәмә оештырылды. Әлеге бәйрәмнең тарихы әйтеп үтелде. Бүгенге көндә ничә тел булуы һәм шул телләрнең ничәсе юкка чыгуы сөйләнде. Шулай ук викторина турында да мәгълү

Телебез- татлы, йөзебез якты булсын

28 гыйнвар көнне Зур кукмара урта мәктәбенең 2 а сыйныф укучылары белән яхшы сүзнең тәэсир итү көче зур булуын күрсәтү, әти- әниләргә, тирә- юньгә, кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү, дусларыңа, сыйныфташларыңа игьтибарлы, ярдәмчел булу теләген үстерүмаксатыннан “Телебез- татлы, йөзебез- якты булсын” дигән темага әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында яхшы сүзләрне күбрәк кулланырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, тәмле телле булырга кирәклеге әйтелде. Барлыгы 20 укучы катнашты. 28 января с учащимися 2 а клас

Алар безнең ярдэмгә мохтаҗ

Зур Кукмара мәдәният йорты, библиотека һәм "Шатлык" балалар бакчасы коллективы белән берлектә "Алар безнең ярдэмгә мохтаҗ" дип исемләнгән кошларга җимлек ясау бәйгесе игьлан ителде. 26 январь конне әлеге бәйгегә нәтиҗә чыгарылды, ә 27 январь конне әлеге кош оялары үз урыннарын таптылар. Балалар белән бергә җимлекләрне агачларга урнаштырдык, аларга җим салдык. Шунда ук җимлеккә кошлар килүен күргәч, балалар файдалы эш эшләгәннәрен аңладылар. Куанышып,җимлеккә көндәлек җим салырга сүз биреп кайтып киттеләр. Б

“Ленинград көрәште һәм җиңде!”

27 гыйнвар көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан “Ленинград көрәште һәм җиңде!” дип исемләнгән чара узды. Чара барышында Ленинград шәһәренең явыз дошманга каршы батырларча көрәшүен, анда яшәүчеләрнең ныклыгы, “Ладога тормыш юлы” турында әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында “Ленинград блокадасы” дигән презентация күрсәтелде. "Без бүгенге көндә тыныч, матур тромышта яшәвебез бел

Холокост- йөрәк ярасы

26 январь көнне Зур кукмара авылы китапханәсендә Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан “Холокост- йөрәк ярасы” дип исемләнгән хәтер дәресе үтте. Без “Холокост” сүзенең нәрсә аңлатуы турында, ерткыч сәясәт корбаннары булган һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрнең язмышлары турында фикер алыштык, видео-презентация карадык. Мондый һәлакәт башка беркайчан да кабатланмасын. 27 января в Большекукморской сельской библиотеке в честь Дня памяти жертв Холокоста прошел урок памяти

Тел - күңел көзгесе

2021 ел- Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Зур Кукмара урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белэн "Тел - күңел көзгесе" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уүте. Укучылар белән туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштык. Татарстаныбыз узенең күпмилләтле халкы белән дус һәм тату яшәүләре әйтелде. Укучыларны төрле биремнәр белән осталыкларын тикшердек. Аларда туган телгә мәхәббәт һәм башка милләт вәкилләренә карата хөрмэт, дуслык хисләре тәрбияләнде. 11 укучы

“Веселая метла ”

7 январь көнне мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән саф һавада “Серле себерке” дигән чара үтте. Кыш бабай һәм кар кызы бик күп уеннар алып килгән иде. Алар белән серле себеркегә утырып ярыштык, чыршы янында җырлап биедек, төрле спорт уеннарында көч сынаштык. Соңыннан бергәләп тау шудык. 7 января совместно с работниками культуры на свежем воздухе прошло мероприятие “Веселая метла ”. Дед Мороз и Снегурочка привезли много игр. Соревновались, сидя на венике, пели и танцевали у елки, играли в разл

“Кыш бабай остаханәсендә”

6 январь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Кыш бабай остаханәсендә” дигән чара узды, әлеге чарада балалар кыш бабай һәм кар кызы белән бергә рәсем ясадылар, кар бөртекләре кисеп чыршы бизәделәр. Кыш бабайга үзләренең матур шигырьләрен , җыр һәм биюләрен бүләк иттеләр, күңелле уеннар уйнадылар. Кар кызының тәмле чәеннән авыз иттеләр. Балалар бик күңелле ял иттеләр. 6 января в Большекукморском Доме культуры совместно с работниками культуры провели мероприятие “В мастер

"Мин татарча сөйләшәм"

3 январь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Туган тел һәм бердәмлек елы уңаеннан “Мин татарча сөйләшәм” дигән темага викторина үткәрелде. Балаларга туган тел турында төшенчә бирелде. Укучылар төрле кызык һәм файдалы биремнәр аша үзләренең көчләрен сынадылар,һәр сорауга да бик төгәл һәм дөрес итеп җавап бирделәр. Викторина ахырында Г.Тукайның “Туган тел”дигән җырын җырладылар. 3 января в Большекукморском Доме культуры совместно с работниками культуры была проведена викт

Яңа ел килә!!!

Зур кукмара урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән саф һавада Яңа ел бәйрәме үткәрелде. С учащимися начальных классов Большекукморской средней школы был проведен новогодний праздник на свежем воздухе.

“Минем гүзәл туган ягым”

4 декабрь көнне мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына карата “Минем гүзәл туган ягым” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды. Катнашучы балаларга грамоталар, истәлек бүләкләре тапшырылды. 4 декабря работники культуры совместно со школой организовали поэтический конкурс “Минем гүзәл туган ягым”, посвященный 100-летию ТАССР. Детям-участникам были вручены грамоты, памятные подарки.