Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Авылыбызның истәлекле һәм тарихи урыннары

Татарстанда җәй проекты кысаларында, мәктәп яны лагерына йөрүче балаларны "Авылыбызның истәлекле һәм тарихи урыннары" белән таныштырдык.
1929 елларда Кукмара районында бер- бер артлы артельләр төзелә. Байлангар авылындагы "Иль" артелендә итек басу, йон эрләү, итек чуарлау эше белән шөгыльләнгәннәр.Элекеге клуб бинасы эчендә итек басу станнары торган. Стан астыннан торба буенча котельныйдан пар җибәрелгән, чөнки итеккә җылы кирәк була Авылыбызның күп кешесе шушы артельдә итек түшәп, итек басканнар. Йонны өйгә дә алып китеп эшләгәннәр. Аларны"надомниклар" дип атаганнар.
Шул ук елларда тагын бер зур таш Бина салынган Ул бинада хатын- кызлар итек чуарлаганнар, йон-мамык теткәннәр, тире иләгәннәр.

В рамках летнего проекта в Татарстане детей, посещающих пришкольный лагерь, познакомили с "достопримечательностями и историческими местами нашего села".
В 1929 году в Кукморском районе одна за другой создаются артели. В артели " Иль " в селе Байлангар занимались изготовлением валенок, прялкой шерсти Внутри здания бывшего клуба стоял сапожный стан. Из котельной по трубе под станом отпускался пар, так как сапогам требовалось тепло многие жители села работали в этой артели сапожниками. Шерсть забирали домой. Их называли" надомниками".
В те же годы было построено еще одно большое каменное здание, в котором женщины ткали сапоги, ткали шерсть и хлопок, выделывали кожу.
vk.ru/wall432911780_2318