Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Новости

И туган тел,и матур тел....

Авылыбыз балалар бакчасында Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар катнашында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту.

"Хэрэкэттэ- бэрэкэт"

Укыйбыз да,ял да итэбез. Гаилэ елы кысаларында кече яшьтэге балалар белэн "Хэрэкэттэ- бэрэкэт" дигэн кунелле хэм мавыктыргыч уеннар уйнадык

Әфганстан-йөрәктәге яра

15 февраль рус гаскәрләренең Әфганстан чигеннэн чыгарылып бетүгә 35 ел булуны билгеләп үтәргә, авылдашларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланып, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир-егетләр белән очрашып, һәлак булганнарны искә алу очен бүген мэдэният йортыбызда очрашу уткэрдек.

" Гомерем минем монлы бер жыр иде"

14 февраль көнне китапханәдә татар халкынын боек улы, герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан " Гомерем минем монлы бер жыр иде" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

«Яшь герой - антифашистлар көне»

8 февральдә яшь герой - антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган.

Туган ягым- Татарстан

7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан китапханәдә тозелгэн " Туган ягым- Татарстан" дигән стенд аша мәгълүмати сәгать үткәрелде..

«Син хәтердә һәм йөрәктә, Сталинград!»

81 ел элек, 1943 елның 2 февралендә Бөек Ватан сугышының хәлиткеч сугышларының берсе – Сталинград сугышы тәмамлана. 200 көн һәм төнгә сузылган каты сугыш совет гаскәрләренең хәлиткеч җиңүе белән тәмамланды. Ә «Сталинград» сүзе безнең армиянең ныклыгы, совет халкының батырлыгы синонимына әйләнде.

"Яман белән юлдаш булма"

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе.

Ныклы гаилә - ныклы Дәүләт

Республикада Гаилә елы башлану уңаеннан 27 гыйнварда мәктәп укучылары белән "Ныклы гаилә - ныклы Дәүләт"дигән әдәби әңгәмә үтте

5-8 сыйныф укучылары өчен "Холокост- кабатланырга тиеш булмаган фажига" дигән хәтер сәгате үткәрде

27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья Холокостның фаҗигале прологы булган нацистларның варварлык акцияләре корбаннары алдында башын иеп тора.Бу истәлекле дата алдыннан ,27 гыйнварда, 5-8 сыйныф укучылары өчен "Холокост- кабатланырга тиеш булмаган фажига" дигән хәтер сәгате үткәрде.Укучылар Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштылар

26 январь конне " Ленинград блокадасы" дигэн тэрбия сэгате утте

26 январь конне " Ленинград блокадасы" дигэн тэрбия сэгате утте.Бу сэгатнен максаты укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белэн таныштыру, икмэккэ хормэт, туган илгэ мэхэббэт тэрбиялэу иде

Матбугат -безнең тормыш көзгесе

Матбугат – ул тормыш сулышы, бүгенге яңалыклар; үткәннәргә сак караш; киләчәккә уй-ниятләрне, яшәешнең торышын, агышын белдереп торучы бик мөһим өлкә. Матбугат – яшәеш пульсы. Матбугаттан аерылмагыз, дуслар!

“Коррупциягэ- юк!” дигән темага әңгәмә

Байлангар авыл китапханәсендә укучылар өчен “Коррупциягэ- юк!” дигән темага әңгәмә үткәрелде. "Коррупция" сүзенең мәгънәсе, аның барлыкка килү сәбәпләре нинди һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин булуы турында сөйләштек.

Билгесез солдатлар һәм Ватан Геройлары көне

Билгесез солдатлар һәм Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора.