03 сентября 2021
3 сентябрь – Россиянең яңа истәлекле датасы, Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне.Кайбыч авылы китапханәсе, мәктәп укучылары белән берлектә, Бөтенроссия күләм уздырылган “Тормыш тамчысы” акциясендә катнаштык. Беслан фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алып, алар рухына атап учлар белән үсемлекләргә су сиптек.
03 сентября 2021
3 сентябрь- Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсендә " Без белергә һәм хәтерләргә тиеш дип исемләнгән китап күргәзмәсе ештырылды.Әлеге күргәзмә яшьләр арасында милләтара, динара дуслык,үзара татулыкны пропагандалауны күздә тотып оештырылды.
26 августа 2021
Җәлилчеләр - Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә гильотиналау аркылы һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше.1944нче елның 25нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!
15 июля 2021
Күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимгә 80 яшь тулу уңаеннан китапханәдә “Гәрәй Рәхим-күренекле татар шагыйре” темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.
26 июня 2021
26 июнь- Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Кайбыч авылы ккитапханәсендә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан " Наркомания- афәт ул!" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды.
22 июня 2021
22 июнь- тарихыбызның иң фаҗигалы даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер ватандашларыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Шул уңайдан мәдәният йорты каршында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл ветераннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр һәм "Хәтер уты" куелды.
15 июня 2021
Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты,СССР язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимгә 80 яшьтулу уңаеннан китапханәдә "Гәрәй Рәхим- татар шагыйре" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.
12 июня 2021
12 июнь- Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме. Шул уңайдан китапханәдә "12 июнь-Россия көне" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.
06 июня 2021
Фотоакция " В Пушкинский день с книгой Пушкина"
05 июня 2021
Книжная выставка "И вновь я посетил..." ко дню "Пушкинский день в России".
01 июня 2021
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне.Балалар безнең киләчәгебез,аларның сау-сәламәт,шат булып үсүләре өчен олылар барлык көчләрен куялар. Үзара аңлашу,бер-берең белән дус булу,иҗатка,сәнгатькә омтылыш уяту максатыннан мәдәният йорты каршында "Әй,күңелле балачак" дип исемләнгән уеннар кичәсе уздырылды.Һәрбер балага бүләкләр тапшырылды,соңыннан бергәләп чәй эчтек.
31 мая 2021
31 май- Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда игълан ителде.Китапханәдә шул уңайдан китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.
27 мая 2021
27 май- кайбыч авылы китапханәсендә бөтендөнья китапханәләр көненә карата "китапханә ишекләре һәркемгә ачык" дигән тема астында ачык ишекләр көне узды.китап укучылар көн дәвамында төрле темага оештырылган китап күргәзмәләре белән таныштылар. 6 сыйныф укучылары белән "Китап. Китапханә.Китапханәче" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
15 мая 2021
15 май-Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.Шул унайдан китапханәдә "Безнең гаилә" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.
10 мая 2021
К 76 годовщине Великой Победы Кайбицкая сельская библиотека МБУ "МПЦБ" Буинского муниципального района РТ с 3 по 9 мая присоединилась к Всероссийкой акции "Окна Победы"
06 мая 2021
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Кайбыч мәктәбе, китапханә берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Низамов Әнвәр Борхан улы белән "Җиңү кайтавазы мәңгелек" дигән очрашу уздырылды.Ю.Наратбаш авылында туып бүгенгесе көндә Яңа авылды яшәүче Низамов Әнвәр абый үзенең сугышта узган юлын,хатирәләрен безнең белән бүлеште. Сугыш вакытында төшкән фотоларын,мактау кәгазләрен балаларга күрсәтте. Очрашуда Буа ветераннар Советы рәисе,архив җитәкчесе,Кайбыч ветераннар Советы җитәкчесе,авыл җирлеге башлыгы катнаштылар.
05 мая 2021
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Кайбыч авылы китапханәсендә «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмә 4 өлештән тора: «Җиңү кайтавазы мәңгелек»,«Никто не забыт–ничто не забыто»,«Книги бойцы,книги–победители»,«Забытая проза войны».Китап күргәзмәсе төрле яшьтәге китап укучылар өчен каралган.Бер өлешендә хәтер китаплары,бер өлештә сугышта катнашкан язучыларның китааплары,бер өлешендә өчпочмаклы хатлар,тыл хезмәтчәннәре,ветераннар турында язмалар урын алды.Хәтер китабына күзәтү
05 мая 2021
Якташыбыз,танылган шагыйрь,публицист,җәмагать эшлеклесе,Татарстанның халык шагыйре,Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска 80 яшь тула.Шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсендә «Шигырьләрдә – минем йөрәгем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.Күргәзмәдә язучының тормыш юлын,иҗатын чагылдырган китаплар,балалар өчен язылган шигырь китаплары урын алдылар.Кайбер шигырьләрен кычкырып укыдык.Китап күргәзмәсе төрле яшьәге китап укучылар өчен тәкъдим
26 апреля 2021
26 апрель көнне балалар бакчасында татар халкының Бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел уңаеннан "Без Тукай оныклары" дигән темага әдәби сәгать уздырылды. Балалар шигырь сөйләделәр."Су анасы" ,"Кәҗә белән сарык" әкиятен кычкырып укыдык.Әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.
21 апреля 2021
Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайга 135 ел уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган телнең моңлы җыры булып, син яшисең безнең йөрәктә" дигән темага әдәби сәгать уздырылды.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Шигырьләр сөйләделәр, әкиятләрен укыдылар.