Городская детская библиотека - филиал № 47

Китапханәнең тарихы

    1988 нче елның 9 нчы октябрендә 47 нче шәһәр балалар китапханәсе китап сөючеләргә үзенең ишекләрен ачты.Иң элек китапханә 40 кв.мәйданы булган өч бүлмәле фатирда үз эшен башлап җибәрде,аның структурасында гадәттәгечә абонемент һәм уку залы булды.Ул вакытларда китапханәнең фондын 6000 данә китап тәшкил итте һәм традицион рәвештә әлеге микрорайон балаларына хезмәт күрсәтте.Китапханәнең беренче мөдире итеп үзенең 30 еллап гомерен китапханәгә багышлаган Физәния Сәхибулла кызы Сафина билгеләнде һәм ул 2003 нче елга кадәр әлеге вазыйфада фидакарь хезмәт итте.
   Әлеге вакыт аралыгында балалар китапханәсендә,китапка һәм балаларга тугры, профессиональ хезмәткәрләр эшләде:М.К.Винс,Г.М.Исхакова,Е.И.Сибгатуллина,Т.А.Курбангалина,Г.Р.Гараева,З.Р.Хисамиева,Л.М.Сардалбекова.  Бүгенгесе көндә дә кайберләре үзләренең белем һәм сәләтләрен бирүне дәвам итәләр.

  Бүгенгесе көндә балалар китапханәсен,1988 нче елдан бирле әлеге китапханәдә китапханәче булып эшли башлаган,Гөлфия Мирсәит кызы Исхакова җитәкли.2003 нче елның март аеннан җитәкче вазыйфасын башкара.
     2004 нче елны,филиал үсешендә- үзгәрешләр елы дип атарга мөмкин.Тату коллектив ясаган ремонттан соң китапханә 300 кв.мәйданы булган Вахитов проспектының 7 нче йортына күчте.Китапханә йортның икенче катында урнашкан уңайлы һәм зур “сарай”га әверелде.Китапханәбездә бүгенге көндә егерме урынга исәпләнгән иркен уку залы,өлкән һәм кече абонемент,китап саклыгыч, ”Нескучаек” бүлмәсе бар.
  Еллар дәвам итә...Алмашка яңа,яшь китапханәчеләр килә.Әмма китап сөючегә һәм китапка карата мәхәббәт үзгәрешсез кала. „Китап–бакча ул, андагы язулар шул бакчаның гөлләре”, – дип язып калдырган бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри. Әйе, китаплар бар мәгълүматны үзенә туплап, туган телебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска, аларны җиңеп чыгарга өйрәтә. Тәрбияле кешеләр бар белемне китаплардан ала, мондыйлар, хәтта, китапсыз яши алмый. Адашканда юл күрсәтүче, аны рухландыручы дусларыбыз рәтенә яраткан китапларыбыз да керә.