Городская детская библиотека - филиал № 47

Структурасы

  Абонемент – ягъни китап бирү залы дип аталган бүлек, әдәби әсәрләрне өйгә бирү мәсьәләсен хәл итә. Абонементта түләүсез хезмәт күрсәтелә, кирәк тапкан, сайлап алган китапны өйгә укырга бирелә, анда иң яхшы татар, рус һәм чит тел әдәбиятының китаплары урын алган.

  • Кече абонемент мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1-4 нче сыйныфта укучы балаларга хезмәт күрсәтә
  • Өлкән абонемент 5-9 нчы сыйныфта укучы балаларга хезмәт күрсәтә

  Уку залы – анда сез бик күп төрле вакытлы матбугат (гәҗит – журналлар) һәм сирәк очрый торган бай эчтәлекле китаплар, энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр белән таныша аласыз. Кирәкле библиографик мәгълүматларны яки консультацияләрне сез систематик мәкаләләр картотекасы ярдәмендә таба аласыз.Шулай ук интернеттан файдаланырга мөмкин.

  • Уку залы мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1-9 нчы сыйныфта укучы балаларга хезмәт күрсәтә.

  “Нескучаек”бүлмәсе – иркен һәм якты балалар бүлмәсе,анда балалар үзләренең вакытларын мавыктыргыч итеп үткәрә алалар. Әлеге бүлмәдә көндә диярлек яшь үзенчәлекләренә туры китереп төрледән-төрле кызыклы чаралар уздырыла.