Городская детская библиотека - филиал № 47

"Балалар язучысы һәм журналист Алмаз Гыймадиев"

“Апуш” балалар үзәк китапханәсендә “Китаплы балачак” проекты кысаларында күренекле язучы, Татарстанның язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты, “Акчарлак” газетасының баш редакторы Алмаз Гыймадиев кунакта булды.
Очрашу барышында ул үзенең әдәби әсерләренең язу серләрен ачты, журналистикага килү тарихын сөйләп, бу һөнәрне сайларга теләүчеләргә бик файдалы киңәшләр һәм тамашачыларны кызыктырган бөтен сорауларга җавап бирде. Алмаз Гыймадиев “Киләчәктән килгән малай” китабы буенча ТНВ каналы тарафыннан фильм төшерелүе турында да әйтеп китте.
Китапханәбезнең тагын бер кунагы Алмаз Гыймадиевның каләмдәше, якташыбыз, язучы, композитор, “Чаян” журналының редакторы Алмаз Хәмзин очрашуны гармун моңы белән бизәде.
Бүгенге чара юмор, җыр, башваткычларга, кызыклы сорауларга һәм җитди фикерләргә бай иде.