Городская детская библиотека - филиал № 47

"Тылсымлы дөнья"

Ел саен яз  анимация көне билгеләп үтелә. Бу профессиональ бәйрәм барлык мультфильм яратучылар көне. Мультипликация иленә сәяхәт вакытында балалар мультфильмнарның ничек барлыкка килүен, нинди булуын, персонажларның ничек җанлануын белделәр. Сценарист, мультипликатор, рәссам-аниматор, режиссер һөнәрләре белән таныштылар. Бик күп үткен табышмаклар чиштеләр, уен уйнадылар, мультфильмнардан музыка һәм җырлар тыңладылар. Шулай ук иң яхшы мультфильмнарның әдәби әсәрләрдән, балаларның яраткан китаплары буенча ясалуын белделәр.