Городская детская библиотека - филиал № 47

"Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында»

  Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтү, шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан балалар белән "Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында» диеп аталган чара үткәрелде. Чара барышында, яшь үзенчәлекләренә туры китереп, Г.Тукайның тормыш юлына тукталып кителде. Алга таба балалар чыгыш ясадылар, уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды.