"Икмәк - халык җаны"
V Республика фәнни-гамәли конференция кысаларында 33нче мәктәптә 1нче сыйныф укучылары белән ,,Икмәк - халык җаны" темасына чара үткәрелде. Балалар безнең өстәлдә икмәк булсын өчен, төрле һөнәр ияләренә тырышырга кирәклеге турында белделәр. Блокадалы Ленинградта икмәкнең ничек җитмәвен искә төшерделәр. Икмәккә карата мөнөсәбәтнең төгәл кагыйдәләрен билгеләделәр.